Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авыл туризмының 70 гиды агротуризмны үстерү һәм алга этәрү механизмын өйрәнде

«Идел» яшьләр үзәгендә авыл туризмының беренче мәктәбе тәмамланды. 

Өч көн дәвамында эшкуарлар, шул исәптән КФХ башлыклары, туризм һәм сервис өлкәсе хезмәткәрләре, event-менеджерлар, кунакчыллык өлкәсендәге проектлар авторлары, шулай ук үз районының туристлык тармагын үстерергә теләгән 31 муниципаль районыннан башка вәкилләр укулар узды.

Мәктәп кысаларында Яшьләр эшләре министры белән очрашу узды, катнашучылар үз проектларын тәкъдир иттеләр һәм яшьләр арасында авыл туризмын үстерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Шулай ук «Секреты гидов сельского туризма без границ» онлайн-курсының презентациясе узды. Анда Хорватия, Германия һәм авыл туризмы уңышлы үсеш алган башка илләрдән экспертлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев