Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Айдар Галимов күршеләрендә янгын чыгарган

Җырчы тормышыннан бер вакыйга турында сөйләде.

Балачакта җәйге эсседә Айдар Галимов күрше малае белән аларның абзарларына кереп, шырпы сызган. Каралты-кура көлгә әйләнгән. 6-7 яшьлек ике баланы хәтта район үзәгенә допроска алып барганнар. Аннары «Кызың таң» газетасына Галимов Айдар белән Тимербулатов Рәдиф ут белән уйнап, янгын чыгардылар дип язып чыкканнар.

«Балачакта, никтер, һәрвакыт утка һәм шырпыга тартыла идем. Күрше малае белән аларның абзарына менеп, ут кабыздык. Миңа 6 яшь, күрше малае бер яшькә олырак. Ничек исән калганбыздыр. Бик зур янгын чыкты...
Иң кыены — әнинең «Улым, шулкадәр йөземә кызыллык китердең бит!» дип әйтүе булды. Күңелгә үтеп керерлек итеп әйтте. Гомер буе әнидән шул сүзне янә ишетмәс өчен тырышып яшәдем. Шулкадәр йөрәккә уелып калды. Уеннан уймак чыгару шулдыр инде».

Чыганак: Татар эстрада

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев