Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Айдар Сәлимгәрәев массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан журналистлары югары профессиональлекләре, яраткан эшләренә тугрылыклары белән аерылып тора.

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналистларны Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

Аның сүзләренә караганда, ил өчен мондый катлаулы чорда массакүләм мәгълүмат чаралары санитар-эпидемиологик вәзгыять, аны тотрыклыландыру һәм халыкка ярдәм итү чаралары турында дөрес мәгълүмат җиткерүнең төп каналларына әверелде.

“Безнең журналистлар югары профессиональлекләре, яраткан эшләренә тугрылыклары, туган республика һәм тулаем ил язмышына битараф булмаган мөнәсәбәтләре белән аерылып тора", – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә хезмәтләре, иҗади профессионализмнары өчен рәхмәт белдерде.

“Һөнәри бәйрәм белән сезне! Матбугат көне белән! Барлык иҗади планнарыгызның тормышка ашуын, бетмәс-төкәнмәс илһам, барлык башлангычларда да уңышлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек юлдаш булсын”, диелгән котлауда.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев