Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Айрат Фәррахов: “Бездә гаилә кыйммәтләре аерым хөрмәттә”

Конституциягә гаилә кыйммәтләре һәм балаларга кагылышлы төзәтмәләрне Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хуплаган.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Татарстан өчен бу аерым хәл һәм үзенчәлекле мәсьәлә. Бездә гаилә кыйммәтләре аерым хөрмәттә. Шуңа күрә бүген бездә зур проблемалар кичерүче өлкәннәр дә, ятим балалар да аз”, – дип билгеләп үтте депутат.

Аның сүзләренә караганда, төп законга кертелгән төзәтмәләр балаларны Россия Дәүләт сәясәтенең мөһим приоритеты дип игълан итү бик мөһим.

 

“ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән бергә без Конституциягә тәкъдимнәр әзерләүдә катнаштык һәм Конституциядә балаларның өлкән яшьтәге ата-аналарын калдырмаска тиешлеген теркәү идеясен эшләдек”, – дип сөйләде парламентарий.

Шулай ук Конституциядә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәге язылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев