Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Айрат Фәррахов фикеренчә, дәүләтнең төп бурычы – балалар бәхете

Төзәтмә артыннан ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның конкрет проблемалары хәл ителәчәк.

Дәүләт бәхетле балачакны Россия Конституциясенә төзәтмәләрнең берсендә беркетеп, үзенең өстенлекле юнәлеше дип игълан итте. Әлеге фикерне «Татарстан-24» телеканалының туры эфирында Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
«Дәүләт үзенең югары законында балаларны тәрбияләү, бәхетле балачак, һәркем өчен мөмкин булган белем һәм балалар өчен медицина ярдәме өстенлекле дип игълан итә. Әгәр баланың ата-анасы, гаиләсе юк икән, дәүләт аның алдында аерым бурычларны декларацияли», — дип белдергән Айрат Фәррахов.
Аның әйтүенчә, уңай динамика сизелә — гаиләдән читтә тәрбияләнүче балалар саны кимегән. Әмма ятим балалар алдындагы йөкләмәләрне дәүләт һәрвакытта да тулысынча үтәми, дип билгеләп үткән парламентарий. Мәсәлән, фатирлар белән тәэмин итү.
Депутат билгеләп үткәнчә, төзәтмә артыннан ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның конкрет проблемалары хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев