Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балалар бакчасы һәм мунчалар

Шәһәрдәге дәүләтнеке булмаган бер генә балалар бакчасы рәсми рәвештә эшли, калганнары - законлы түгел.

Бу турыда "ТРның Алабуга районында һәм Алабуга шәһәрендәге Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль күзәтчелек хезмәтенең баш табибы вазифаларын башкаручы Айнур Зарипов хәбәр итте. Андый бакчалар лицензиясез эшли һәм гамәлдә яшерен эчәнлек алып бара дип санала. Аларның хезмәтеннән файдаланучы ата-аналар балаларының тормышын куркыныч астына куя, чөнки санитария-гигиена таләпләренең үтәлешен беркем тикшерми.

Дәүләт карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр учреждениеләрендә мәгариф идарәсе тарафыннан зур эш башкарылган: медицина бүлмәләрендәге җиһазлар яңартылган.

Айнур Зарипов сүзләренә караганда, Алабугада мунча һәм сауналар мәсьәләсе кискен тора. Аларның күпчелеге гади генә гигиена нормаларын да үтәми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев