Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балаларга коронавируска каршы прививка ясату мәҗбүри булмаячак

Ил буенча балалар арасында Covid-19 белән авыручылар санының артуы күзәтелми.

Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Министр аңлатканча, ил буенча балалар арасында Covid-19 белән авыручылар санының артуы күзәтелми.

«Балалар арасында авыручылар саны югары дәрәҗәдә түгел. <...> Балаларны вакциналаштыру буенча бернинди мәҗбүри таләпләр планлаштырмыйбыз», — диде Мурашко турыдан-туры эфир барышында.

Хәзерге вакытта Россиянең барлык төбәкләрендә прививка ясау кампаниясе дәвам итә, кайбер субъектларда кайбер категория затлар өчен мәҗбүри вакцинация кертелгән.

Хәзер илдә коронавирусны профилактикалау өчен өч ышанычлы вакцина бар: Гамалеи исемендәге НИЦЭМ тарафыннан эшләнгән «Спутник V», РФА Чумаков исемендәге үзәкнең «Ковивак», «Вектор» үзәгеннән «ЭпиВакКорона».

Май башында исәп буенча дүртенче «Спутник Лайт» дигән Россия вакцинасы теркәлде, ул гражданнарны ревакцинацияләгәндә актив кулланыла, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев