Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Барыгыз да Сочига!

"Сочи-2014" Олимпия уеннарын оештыру комитеты волонтерлар җыя.

Сайлап алуда һәркем - студент, менеджер, пенсионер һәм директор, хуҗабикә һәм өлкән сыйныф укучысы катнаша ала. Шунысы бар, иреклеләр командасына керергә теләге булган кешегә 2014 елның 6 гыйнварына 18 яшь тулырга һәм 80 яшьтән артып китмәскә тиеш. Заявканы vol.sochi2014.com сайтында тутырырга мөмкин. Кандидатларга төп таләпләр: инглиз телен белү, битараф булмау, хезмәт сөючәнлек, ярдәмләшү хисе, укырга һәм эшләргә теләк булу.

Сайлау 26 волонтер үзәгендә бара. Алабугада шундый үзәк КНИТУ-КАИ базасында оештырылган. Биредә Олимпия һәм Параолимпия уеннарына "церемония" һәм "технологияләр" юнәлеше буенча 800 волонтер әзерләргә планлаштыралар. Сочида үткәреләчәк уеннарга 25 меңгә якын волонтер (персоналның 35 проценты) җәлеп ителәчәк. Алар аэропортта делегацияләрне каршы алудан башлап, уеннарны ябу тантанасын оештыруда ярдәм итүгә кадәр катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев