Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Барысы да балачактан башлана

Хөрмәтле ата-аналар һәм балалар!

Алабугада балалар өчен мультфильмнар төшерергә өйрәтү "Вишня" ("Чия") студиясе эшли. Анда татарча төркем ачыла. Балалар татар халык әкиятләре, Тукай әкиятләре нигезендә төрле мультфильмнар төшерергә өйрәнәчәкләр һәм төрле конкурсларда катнашачаклар.
Бу иҗади эш аларның күңелләрен баетыр, татар халык иҗатын якыннанрак белерләр. Буш вакытларын файдалы уздырырга өйрәнерләр. Телебезгә, әдәбияткә, мәдәниятебезгә ихтирамнары артыр.
Татарча мультфильмнар төшерү - яңа башлангыч. Бәлки, түгәрәккә йөрүчеләр киләчәктә үзләре фильмнар төшерүче булыр. Барысы да балачактан башлана. Түгәрәккә 7-14 яшьтәге балаларны чакырабыз. Студия Разведчиклар урамындагы 52 йортта урнашкан. Кызыксынучылар булса, 89270480830 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев