Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Башкортстанда Алабугадан килгән күргәзмә ачылды

Күргәзмә 17 августка кадәр эшләячәк.

1 июньдә Нефтекамск шәһәренең «Мирас» картиналар галереясендә Алабуга дәүләт музей — тыюлыгы фондларыннан «Два крыла — Ике канат» күргәзмәсен ачу тантанасы булды. 

Алабуга шәһәрен һәм музей-тыюлыкны сирәк коллекцияләр галереясе мөдире Камил Купаев һәм Хәтер музее мөдире Роза Ибраһимова тәкъдим итте, ул кунаклар өчен экспозиция буенча беренче экскурсия үткәрде.

«Два крыла — Ике канат» күргәзмәсе бер экспозиция кысаларында ике республикадан — Татарстан һәм Башкортстаннан килгән рәссамнар әсәрләрен җыю фикерен күздә тота. Алар барысы да Алабуга шәһәрендә 2006 елдан бирле үткәрелә торган этно-арт-проектларда катнашучылар. 

Күргәзмә 17 августка кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев