Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Башлык әйтте дә – эшләде дә

Пәнҗешәмбедә район башлыгы Геннадий Емельянов шәһәрнең берничә балалар бакчасында булды. Бу көнне кабул ителгән карарлар балаларны да, ата-аналарны да сөендерер.

Алабугадагы 13нче балалар бакчасыүзенчәлекле: бирегә физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар  йөри. 28 тәрбияләнүче, диагнозларына карап, өч төркемгә бүленгән: психомотор үсеш тоткарлану, аутизм һәм Даун синдромы, балалар ми параличы.

 Эшли башлагач та, беренче ике атнада, юньләп йоклый алмадымборчылдым. Кыен, балаларыбыз гади түгел бит, – ди бакча мөдире Гөлнара Сафина. Тагын шунысыннан зарлана; барлык теләүчеләр өчен урын җитми, ярты гасыр торган бинаны да төзекләндерергә кирәк. Әлеге проблемалар күптән түгел педагогик хезмәткәрләр белән очрашуы вакытында Геннадий Емельяновка җиткерелде. Район бкшлыгы эшне озакка сузмады. Бакча буйлап йөргәндә, ул төркем бүлмәләрен, аш әзерләү бүлеген, санитар бүлмәләрне караганнан соң, балалар бакчасына  интерактив өстәл, ком белән дәвалау өстәле бүләк итте. Балалар бүләкне шунда ук сырып алды һәм кунакларның гаҗәпләнгән карашлары астында уйнап та карадылар – алар ярдәмендә кул чукларын үстерергә, хәрефләр һәм саннарны өйрәнергә бик күп кызыклы нәрсәләр белергә була.

Бакчага аерым керү юлы буган янкорма төзергә булдылар – бу чират мәсьәләсен чишәчәк.

28нче балалар бакчасындагы мәсьәлә алай тиз генә хәл ителергә охшамаган. Биредә бассейн 12 ел эшләми инде, чөнки аның аркасында икенче катта су белән тәэмин итүдә кыенлыклар булган.  Хәзер ул бүлмә келәт ролен үти.

–  Бар проблемаларны игътибарлап өйрәнергә кирәк. Эшнең азын быел да башкарып була, ләкин мин тулы төзекләндерү ягында – тәрәзәләрне дә алыштырырга, бөтен системаны карарга. Ул чагында киләсе елны көтәргә кирәк. Бассейн булырга тиеш, ул балаларны чыныктыру өчен кирәк, аларның сәламәтлеге – иң мөһиме, – диде Геннадий Емельянов, һәм ахыргы карарның смета төзелгәннән соң буласын тәгаенләде.

Алабуганың ике балалар бакчасында бассейннар төзекләндерелә инде. 36нчы бакчадагы эшләр  бюджеттан финансланса 35нче бакчадагысына инвесторлар җәлеп ителгән. Күпләр гаҗәпләнер, инвесторлар, гадәттә, социаль учреждениеләргә көч кертмиләр. Монда инде Емельяновның шәхси танышлыгы роль уйнаган. 

Башлык җурналистларга тагын бер яңалык хәбәр итте: 9 мартта, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов безгә килгәч, бу бакча биналарын тышлауга республика бюджетыннан финанс алу турында килешенгән.

– Президент карар кылды, эш тиздән башланачак, – дип ышандырды безне район башлыгы.

Бу бакча бассейннарын төзекләндерү 1 сентябрьгә бетәрме, дип соравыбызга, Геннадий Емельянов һәм Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов елмайдылар – эш тәмамлануга бер-ике генә ай калган икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев