Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

БДИ нәтиҗәләре күпчелек дәрәҗәдә укучыларның стресска каршы торучанлыгына бәйле

Мондый фикерне Казанның 122нче гимназиясенең югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Оксана Киселева белдергән.

Югары категорияле укытучы Оксана Киселева фикеренчә, БДИ нәтиҗәләре күпчелек дәрәҗәдә укучыларның стресска каршы торучанлыгына бәйле. Бу хакта Казанның 122нче гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә белдерде.
Аның әйтүенчә, 30 проценты рус телен белүгә бәйле. Ә калган 70 проценты — үзен оештыра белү, физик халәт һәм стресска чыдамлык. 
«Гомумән, БДИ стресска каршы торучанлыкны тикшерә», — диде педагог.
Оксана Киселева фикеренчә, БДИның төп катлаулылыгы — билгеле бер биремнәр санын чикләнгән вакыт эчендә башкару.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда быел 100 баллга бәяләнгән имтихан эшләре саны арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев