Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бөек Ватан сугышы ветераны Мулла Нәҗипов вафат

Бүген 103нче яшендә Сталинград сугышында катнашучы ветераныбыз Мулла Нәҗипов якты дөньядан китте.

Мулла Нәҗип улы 1918 елның 28 мартында Алабуга районының Көек авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Аннан колхозда көтүче булып эшли башлый. Соңрак, Бондюг районында тракторчылар курсын тәмамлап, армиягә чакырылганчы Елово авылында трактор отряды бригадиры булып эшли. 1940 елда армиягә алына, Одессада хезмәт итә башлый. Сугыш башлангач, Румын чигенә күчерелә. 1941 елда контузияләнә, госпитальдән соң Украинада сугыша. Сталинград сугышында катнаша, Курск дугасында сугыша, Белоруссия, Польшаны уза. 1945 елда Одер елгасында яраланып, 9 ай госпитальдә була, Җиңүне дә шунда каршы ала. Сталинград сугышын фронт биографиясенең иң авыр һәм куркыныч сәхифәсе дип саный. Җиңүгә нибары бер атна кала, 1945 елның 27 апрелендә Берлин штурмындагы сугышларда авыр яраланган ул. Сугыштан соң туган авылына кайта, анда механизатор булып эшли башлый. 1962 елдан бирле Калинин исемендәге колхозда лаеклы ялга чыкканчы слесарь булып эшли.  Инде пенсиядә вакытта да, 10 ел дәвамында шунда ук хезмәт куя. Өйләнгән була, гаиләдә 6 балалары туа. Гомуми хезмәт стажы – 48 ел. Сугышчан бүләкләре: 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Кызыл Йолдыз» ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлары өчен», «Сталинград оборонасы өчен», «Беларусь Республикасын немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 70 ел» медальләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев