Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бехтеревода авыл мәдәният йорты территориясен төзекләндерү тәмамланды

Хәзер авыл үзәге башка урамнардан нык аерылып тора. 

Коелган яңа койма, асфальтланган мәйданчык, яшел газон бу урынның тышкы күренешен яңартып, мәдәният йортының былтыр тулысынча төзекләндерелгән бинасын өстәмә бизәп тора. 

Алабуга районының Үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Светлана Ситдикова сөйләвенчә, бу максатка җирле бюджеттан 1,6 миллион сум бүлеп бирелгән. Чиратта — эскәмия һәм чүп савытлары кую.

− Биредәге урын, әлбәттә, ремонт таләп итә иде инде. Асфаль шактый икергән. Район башлыгы күрде дә, бөтенесен төзәтергә кирәклеген әйтте, − дип сөйли җирлек башлыгы Николай Кусаев.

Хәтерегезгә төшерәбез, ел башында отчет сессияләре вакытында Рөстәм Нуриев авыл үзәкләрен тәртипкә китерергә, клублар янында булмаган җирдә койма тотарга яисә, начар хәлдә икән, алыштырырга кирәк, территорияне яшелләндерү белән шөгыльләнергә, матур да булсын, монда торучыларның үзләренә дә рәхәт булсын, дип ассызыклады. 

Киләсе елда Бехтеревода бу урынны, чәчәкләр утыртып, бизәргә уйлыйлар. 
Мәдәният йортлары башка җирлекләрдә дә яңартыла башлады. Светлана Ситдикова сүзләренә караганда, 26 августтан Костенеево авыл клубында төзекләндерү эшләре башланган, анда койма тота башлаганнар. Бу хакта кышын авыл кешеләре район башлыгы кабул итүенә килеп сораганнар иде. Олы Шүрнәк халкы әлегә көтә — клубта эшләр башлау өчен документлар әзерләнеп җитмәгән. 

Киләсе елда ук Иске Юрашта, Хлыстовода, Олы Еловода авыл мәдәният йортлары территорияләре яңартылачак.

− Һәр койманың үз бизәге булачак, ул баш архитектор белән килешенгән, дип өстәде Светлана Илдусовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев