Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Беленнәр һәм бүләкләр

Алабугада Май чабу бәйрәмендә төрле конкурслар булачак.

Ул 26 февральдә ике мәйданчыкта узачак. Ленин мәйданында алабугалыларны беленнәр белән сыйлап, төрле күңел ачулар оештырачаклар. Беленнәр бәйрәмнең төп билгесе, һәм аларны мәйданда пешереп торачаклар. Шулай ук сәүдә рәтиләре һәм аттракционнар әзерләнә.

Быелгы чараның яңалыгы шул: бәйрәм карачкылары булачак. Аны һәр мәгариф оешмасы тәкһдим итәр дип планлаштырыла. Җиңүчене билгеләүдә халыкның тавыш бирүе дә исәпкә алыначак. Янгын куркынычсызлыгын саклау максатында, ул карачкылар яндырылмаячак.

Төштән соң бәйрәм чаралары Пионер паркында дәвам итәчәк. Монда аларны, гадәттәгечә, "Барс" яшьләр үзәге оештыра. Биредә дә алабугалыларны көтелмәгән күңел ачулар каршылаячак.

Әйтергә кирәк, бәйрәмдә спиртлы эчемлекләр сатылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев