Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белгеч «омикрон»ны ничек дәваларга кирәге турында сөйләде

Әгәр температура өч көннән дә артык төшмәсә, табиб чакыртырга кирәк. 

Коронавирусның «омикрон» штаммы билгеләрен сизгән очракта антибиотиклар белән дәваланырга кирәкми.

«Мөстәкыйль симптоматик терапия ОРВИның классик чагылышын дәвалау белән туры килә диярлек һәм авыруның хәлен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Температура югары, баш һәм мускул авыртуы булган очракта, тәүлегенә кимендә ике литр сыеклык эчәргә, көненә өч тапкыр тән температурасын үлчәргә һәм температураны төшерә торган препаратлар эчәргә кирәк», — диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хаертынов.

Инфекционист сүзләренчә, өй аптечкасында сезонлы салкын тию һәм ОРВИдан дәвалый торган дарулар булырга тиеш, алар рецептсыз да сатыла.

Беренчедән, әгәр тән температурасы өч көннән дә күбрәк 38дән югарырак булса һәм дарулар белән төшмәсә, табиб чакыртырга кирәк. Икенчедән, тын кысылганда һәм һава җитмәгәндә, шулай ук табиб чакыртырга кирәк.

«Антибиотикларны контрольсез кулланырга ярамый. Аларны бары тик табиб кына билгели һәм бактериаль инфекция аркасында чир катлауланган очракта гына. Мондый препаратларны мөстәкыйль рәвештә эчү — файдасыз һәм хәтта куркыныч та», — диде белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев