Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белгеч пенсияләрне дөрес билгеләүне тикшерү алымы турында сөйләде

2022 елдан башлап гражданнар пенсия счеты турында белешмәне дәүләт хезмәтләре порталында алачак. 

Мәгълүматлар хаталы булган очракта аларны төзәтү өчен кирәкле документларны беркетеп онлайн-гариза биреп була.

Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогенова сүзләренчә, картлык буенча пенсия ике өлештән тора: фиксацияләнгән түләү һәм иминият өлеше. 

Фиксацияләнгән түләү эш стажына бәйле түгел һәм ел саен индексацияләнә. Иминият өлеше исә иминият стажының дәвамлылыгына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле. 2002 елдан башлап аны исәпләүнең төп критерие стаж түгел, ә иминият взносларының күләме. Нәкъ менә шуңа карата еш кына сораулар туа, дип яза vatantat.ru.

«Кагыйдә буларак, картлык буенча иминият пенсиясе күләмен билгеләгәндә иң проблемалы момент хезмәт стажы чорын дәлилләү булып тора. Чөнки Пенсия фонды документлар белән эшли, шуңа күрә аны бәяләгәндә хаталар җибәрмәү мөһим, бигрәк тә стаж 2002 елга кадәр исәпләнгәндә», — дип яза РИА Новости Юлия Финогеновага сылтама белән.

Стажның кайбер чорлары Пенсия фонды тарафыннан исәпкә алынмаска мөмкин, чөнки фонд бәяләмәләре буенча оешма гамәлдә булмаган яки сезнең өчен взнослар җибәреп бармаган. Бу вакытта хезмәт стажы суд аркылы дәлилләнә. Шуңа күрә стаж турында белешмәләрне өйрәнергә һәм аларны хезмәт кенәгәсендәге язмалар белән чагыштырырга кирәк.

Гражданнар иминият стажы, хезмәт хакы һәм иминият взнослары турында белешмәләрнең дөреслеген Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта яки дәүләт хезмәтләре порталында тикшерә ала. Бу мәгълүматны алу өчен фонд бүлекчәсенә яки яшәү урыны буенча күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә дә була, дип йомгаклады белгеч.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев