Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белгеч популяр зәңгәр масканың чын бәясе турында сөйләде

Еш кына кибетләрдә гади битлекләрне 50 сумга саталар. Бу очракта бәяләр чамадан тыш күтәрелгән.

Чынлыкта аларның бәясе күпме соң? Бу сорауга «Таттехмедфарм» гендиректоры Олег Әкбәров сөйләде. 
— Бер тапкыр кулланыла торган медицина маскасының үз бәясе 8 сум тирәсе. Безнең аптекаларда битлекләр 8 сум 80 тиенгә сатыла. Март аеннан бу бәя үзгәрмәде, димәк наценка зур түгел. Хәзер сатуда битлекләр күп, шуңа да без бәяне төшерү мөмкинлекләрен карыйбыз. Шул ук вакытта республикада маскалар өчен чимал чыгаручы ике җитештерүче бар. 
— Ни өчен, мисалга, метро һәм сәүдә үзәкләрендә бер маска бәясе 50 сумга җитә?
— Моны әлеге учреждение җиткәчелегеннән сорарга кирәктер. Безнең маскаларның Росздравнадзор биргән регистрацион таныклыгы бар, алар медицина эшләнмәләренә куелган барлык таләпләргә һәм стандартларга туры килә. Ә анда башка материаллардан җитештерелүче гигиеник маска сатулары ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев