Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белгечләр ТР Дәүләт хезмәтләре Порталының ни сәбәпле эшләмәвен аңлатты 

Күптән түгел ТР Дәүләт хезмәтләре сайты үз эшчәнлеген туктатты.

Моның килеп чыгу сәбәпләре нидә, татарстанлыларның шәхси мәгълүматларын өченче затлар белер дип борчылырга кирәкме?

ТР элемтә министры Айрат Хәйруллин Дәүләт хезмәтләре белән мондый проблема ике тапкыр килеп чыкты дип сөйләде. Тормыш өчен мөһим дәүләт сервисының эшләмәве яхшы түгел. 

Татарстанда киберянауларга каршы тору үзәге булдырыла, дип сөйләде җитәкче. Бу — куркынычсызлык офицерлары тәүлек буе мондый янауларны күзәтеп барып, аларны вакытында юкка чыгара алсын өчен эшләнә. Технологик пакет, программа аппараты формалаша, плейбук буенча процесслар корыла — бу халыкара стандарт. Һәм, әлбәттә, кадрлар потенциалы да читтә калмый. 

Агымдагы елның 11 аенда дәүләт мәгълүмат ресурсларына 59 мең тапкырдан артык парольләр туры китереп, аны ачарга омтылып мошенниклык гамәлләре кылганнар. Әмма җинаятьчеләрнең бу эшләре барып чыкмаган. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Хәзерге вакытта Мәскәүдә зур җинаять эшен тикшерәләр: бу юлы шәхси мәгълүматлар гомуми челтәргә эләккән. Хокук бозучыны тоткарлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X