Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белоруссия Премьер-министры "Алабуга"га килде

Бүген үзенең Татарстанга визиты кысаларында Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков "Алабуга" махсус икътисадый зонага килеп китте. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин озатып йөрде.

Андрей Кобяков эшлекле даирәләр делегациясен җитәкли. Алар Татарстанга ике көнлек эшлекле сәфәр белән килгән. Моннан алдагы көнне кунаклар Казан вертолет заводында булды һәм Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Бүген исә делегация «МТЗ-АлАЗ» сәүдә йортын карады һәм шуннан соң "Алабуга" МИЗга килеп төште.

Андрей Кобяков һәм Белоруссия делегациясе әгъзалары өчен махсус икътисадый зонага презентация ясалды. Аның барышында кунаклар «Тракья Гласс Рус» пыяла заводы һәм «Татнефть-Алабуга Стекловолокно» пыяла җепселләр производствосы кебек предприятиеләр белән аеручы нык кызыксынды.

Шуннан соң, Беларусь Республикасы Премьер-министры "Алабуга" МИЗ мәйданчыгында «ИНТЕРСКОЛ-Алабуга» заводында булды. Предприятиенең генераль директоры Евгений Федулов кунак өчен производство буенча экскурсия ясады һәм чыгарылучы продукция турында сөйләде. Үз чиратында Андрей Кобяков предприятиене югары бәяләде һәм Беларусьта да «ИНТЕРСКОЛ» продукциясе зур сорау белән кулланылыр дигән ышаныч белдерде.

Бүген үк Беларусь Республикасы делегациясе Яр Чаллыга китәчәк. Алар монда "КамАЗ" һәм "Мастер" контроль-үлчәү приборлары ААҖнә барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев