Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бер атна эчендә Алабугада 4 авыр җинаять теркәлгән

Узган атнада кизү бүлегендә җинаятьләр турында 280 хәбәр кабул ителгән.

Авыр җинаятьләр категориясенә караган 4 җинаять теркәлгән. Аларның берсендә 58 яшьлек алабугалы хатын-кызның банк счетыннан акча урлыйлар. «ВКонтакте» социаль челтәре аша, танышының социаль челтәрдәге шәхси битен кулланып, социаль түләүләр алу мөмкинлеге хакында хәбәр җибәрелә, алабугалы банк картасы реквизитларын мошенникка хәбәр итеп, акчасыннан колак кага. Шулай ук наркотик матдәләрне законсыз сатуның 2 очрагы ачыкланган.

Уртача һәм зур булмаган авырлыктагы җинаятьләр:

— чит милекне урлауның 3 очрагы теркәлгән. Аларның икесе тикшерүчеләр тарафыннан әле ачылмаган.

— 5 мошенниклык очрагы, аларның 3се банк картасыннан акча урлау фактлары. 2 җинаять элемтә һәм сайт аша кылынган. Караклык нәтиҗәсендә гражданнарга 246 мең сумнан артык зыян китерелгән.

— машина урларга омтылу факты буенча 1 җинаять кылынган. Нефтьчеләр проспектында урнашкан йортларның берсе янында тукталган 29 яшьлек алабугалы хатын-кызның ВАЗ-2114 маркалы машинасын урларга омтылганнар;

— 25 яшьлек ир-атның чит ил маркалы машинасына зарар салынган, шул рәвешле 30 мең сумнан артык матди зыян китерелгән;

— кеше үтерү белән янауның бер очрагы ачыкланган;

— аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңелчә авырлыктагы зыян китерү очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев