Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бер атна эчендә Алабугада 5 авыр җинаять теркәлгән

Узган атнада кизү бүлегендә җинаятьләр турында 270 хәбәр кабул ителгән.

Авыр җинаятьләр категориясенә караган 5 җинаять теркәлгән. 43 яшьлек алабугалының банк счетыннан билгеле булмаган ысул белән 70 мең сум күләмендә акча урланган. Шулай ук наркотик матдәләрне законсыз сатуның 4 очрагы ачыкланган.

Уртача һәм кечкенә авырлыктагы җинаятьләр:

-Чит милекне урлауның 3 очрагы теркәлгән. Аларның берсе 88 яшьлек алабугалының фатирында акча урлау белән бәйле. Кылынган җинаять өчен полиция хезмәткәрләре тарафыннан Чаллы шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек ир тоткарланган. Моннан тыш сәүдә нокталарында ике мәртәбә товар урлап тотылган 31 яшьлек Чаллы кешесе кулга алынган;

— 4 мошенниклык, аларның 2се рәсми эшкә урнашу фактын яшереп эшсезлек буенча пособие алу белән бәйле, 2 җинаять, шулай ук элемтә һәм сайт аша җиһаз сатып алу һәм ноутбук сату өчен бушлай игъланнар кулланып башкарылган. Караклык нәтиҗәсендә гражданнарга 41.000 сумнан артык зыян китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев