Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бер генә предметта да рус теленә бирелгән кебек сәгатьләр юк – Резеда Мөхәммәтшина

КФУның тел белгече сүзләренчә, төбәкләрдә балалар рус теле һәм әдәбиятын укуга бөтен гомерен багышлый.

Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус теле һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе директоры Резеда Мөхәммәтшина 1-11 сыйныфларда рус теленә бүленгән сәгатьләр саны чиксез күп диде. Бу хакта ул Татарстан Фәннәр академиясендә узган “Конституция: дәүләт һәм туган телләрне укытуда хокуклар һәм гарантия” дигән “түгәрәк өстәл”дә әйтте.

“30 октябрьдә Россия хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Ольга Голодец катнашында рус теле буенча киңәшмә үтте. Анда Петербург, Мәскәү галимнәре чакырулы иде, мин дә катнаштым. Киңәшмәдә гомумбелем бирү мәктәпләрендә туган телгә, дәүләт теленә бүлмичә, рус телен укыту мәсьәләсе каралды. Тикшерү вакытында Ольга Юрьевна шундый сорау бирде. “Безнең төбәк ничә сәгать рус теле укый?” Баксаң, 1-11 сыйныфларда безнең регион 1450 сәгать рус теле, рус әдәбияты белән бергә 2500 сәгать укый. Ольга Юрьевна моның бик күп икәнен искәртеп үтте. Бер генә предметка да моның кадәр сәгатьләр бирелмәгән. Төбәкләр рус теле һәм әдәбиятына бөтен тормышын багышлый дигән сүз. Монда үзеннән-үзе сорау туа. Әгәр безнең балалар рус телен җитәрлек дәрәҗәдә белми дип әйтәбез икән, димәк, монда эш сәгатьләрдә түгел, укыту программасы, методика һәм технологияләрдә булып чыга бит. Ольга Голодец конкрет сораулар бирде. “Укучы ничә орфограмма, ничә пунктограмм белергә тиеш, рус теле ничек өйрәнелә, фонетика, офрография, стилистика бер-берсе белән ничек бәйләнгән?” Кызганычка, бу сорауларга җавап табылмады. Шуңа күрә утырышны декабрьгә күчерделәр. Бу сорауга кабат әйләнеп кайтылачак. Төп мәсьәлә – Россиянең барлык мәктәпләрендә рус теле программасына инвентаризация ясау", - дип белдерде Резеда Мөхәммәтшина.

Резеда Мөхәммәтшина сүзләренчә, Татарстанда мондый проблема юк.

“Мин нәрсә әйтергә телим, безнең республикада мондый проблема юк. Безнең төп уңышыбыз һәм көчебез – билингвизмда (икетеллелек). Чөнки рус теле буенча БДИ күрсәткечләре бездә искитәрлек. Әйтергә кирәк, Иваново, Рязань, Брянск өлкәләреннән дә яхшырак күрсәткечләр. Ни өчен? Чөнки ике тел белгән кешенең фонематик ишетү сәләте нык үсештә. Аның фикер йөртүе дә икенче төрле, ассоциатив, мобильрәк. Безнең ике тел белүче балалар яхшырак сөйли һәм яза. Бу хакта рус теле буенча олимпиадалар да сөйли. Моны Америка галимнәре дә раслады бит. Телләрне ул телдә сөйләшү өчен түгел, баш мие эшчәнлеген арттыру өчен өйрәнергә кирәк. Татар теле – төрек телләре гаиләсенә керә, ул баш миенең бер өлешен, славян телләр төркеменә кергән рус теле икенче ярымшарны үстерә, инглиз теле – герман телләр төркеменә керә, ул икенче төрле тәэсир итә. Балаларыбыз никадәр күп тел белгән саен, сәләтлерәк була. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күп тел белгән бала гуманитар фәннәрне генә түгел, төгәл фәннәрне дә яхшырак үзләштерә, – диде тел белгече.

Резеда Мөхәммәтшина “түгәрәк өстәл” барышында “татар теленең шушындый сорау алдында калуында кем гаепле соң?” дигән сорау да куйды. Шуңа үзе үк җавап та бирде.

“Барыбыз да гаепле. Ә менә нишләргә? Монысында безнең фикерләр аерыла. Билгеле, моны хокукый җәмгыятьтә дә, профессиональ өлкәдә дә чишәргә һәм Мәскәүгә үк илтеп җиткерергә кирәк. 
3 ноябрьдә Түбән Новгородта XI Рус дөньясы ассамблеясы узды. Анда бөтендөнья рус телчеләре җыелды. Мин “түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясадым һәм гаҗәпкә калдым. Чөнки бер генә лингвист һәм рус телчесе Татарстандагы хәлләр турында белми. Хәтта халыкара рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе президенты Людмила Вербицкая да. Ул өч ай Германиядә дәвалану узган, берни белми, ишетмәгән. А.С.Пушкин исемендәге Рус теленең дәүләт институты ректоры Маргарита Русецкая телләрне “дәүләтнеке” һәм “туган тел”гә бүлүдә гаҗәпкә калды. Әйтик, без ФГОС буенча рус теле өйрәнәбез. Бу – рус телен дәүләт теле буларак та, туган тел буларак та, рәсми тел буларак та укыту дигән сүз. Әгәр без бүген рус телен дәүләт теле итеп бүләбез икән, бу бик тар бит. Бу – эш башкару (“делопроизводство”) теле дигән сүз. Ә бит рус әдәби теле бик киң. Ул – Пушкин, Толстой, Достоевский теле. Бүген рус телен дәүләт теле буларак укыту буенча методика да, дәреслекләр дә юк. Татар теле буенча да шулай ук. Ә хәзер, икенче чиректән, татар теле дә, рус теле дә расписаниегә бүленеп языла. Ә без бит балаларыбызның телнең кагыйдәләрен дә, бар матурлыгын да белүен телибез”, – диде тел белгече.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев