Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Бердәм Россия» азык-төлеккә бәяләрне контрольгә алды: ике атна дәвамында кайбер яшелчә бәясе арзанрак булачак

Һәр төбәктә азык-төлек базарын һәм бәяләр төшүне контрольдә тотучы структуралар барлыкка киләчәк. 

Яшелчәләргә бәя якындагы ике атна дәвамында төшәчәк. Беренче чиратта кәбестә, чөгендер, кишер, суган, кыяр һәм помидор арзаная.

Федерация Советының беренче вице-спикеры, «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак азык-төлеккә бәяләр арту белән бәйле ситуациягә багышланган киңәшмәдә, һәр төбәктә бәяләр мониторингы үткәрелүен һәм хәлне тотрыкландыру вариантлары каралуын билгеләп үтте. 

Һәр төбәктә азык-төлек базарын һәм бәяләр төшүне контрольдә тотучы структуралар барлыкка киләчәк. 

«Азык — төлекнең хәзерге кыйммәтләнүен икътисади сәбәпләр белән аклап булмый», — дип саный Дәүләт Думасы вице-спикеры, «Бердәм Россия» эш төркеме җитәкчесе Алексей Гордеев.

Ул шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен арадашчылардан башка сату өчен мәйданчыклар булдырырга кирәклеген билгеләп үтте. 

Вице-премьер Виктория Абрамченко фикеренчә, бәяләрнең кимүенә төбәкләрдә ярминкәләр санының ике тапкыр артуы ярдәмендә ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев