Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Бердәм Россия» халык программасында яңа аграр сәясәт турында бүлек барлыкка киләчәк

Кешеләр авылда яшәргә һәм эшләргә теләсен өчен, тормышның барлык өлкәләренә ярдәм итүнең реаль механизмнары кирәк. 

«Бердәм Россия» стратегик сессия уздырды, анда фермерлыкка ярдәм итү һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Кешеләр авылда яшәргә һәм эшләргә теләсен өчен, тормышның барлык өлкәләренә ярдәм итүнең реаль механизмнары кирәк. 

Партия әгъзалары билгеләп үткәнчә, авыл территорияләрен тотрыклы үстерү агросәнәгать бизнесының кече һәм урта формалары вәкилләренең уңышлы эшчәнлегеннән башка мөмкин түгел. 
«Бердәм Россия» нең «Россия авылы» партпроекты координаторы Владимир Плотников шулай ук акчаларның бер өлешен зур булмаган хуҗалыкларны һәм фермерларны үстерүгә юнәлтергә һәм грантлар бирү эшенә игътибар бирергә кирәк, дип өстәде. 

Россиядә «Авылны үстерү» илкүләм проектын эшләтеп җибәрү һәм «Авыл территорияләрен үстерү турында» Федераль закон кабул итү күп кенә проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Мондый инициативаны «Бердәм Россия» халык программасына Россия авыл яшьләре берлеге рәисе Юлия Оглоблина кертергә тәкъдим итте.

Авыл территорияләрен үстерүдә төп рольләрнең берсе, экспертлар фикеренчә, яшьләргә бирелергә, шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен куллануның нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев