Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Бердәм Россия» волонтерлары пенсионерларга ярминкәдән азык-төлек китерүдә ярдәм итә

Волонтерлык үзәге катлаулы эпидимиологик чорда эшчәнлеген дәвам итәчәк.

«Бердәм Россия» партиясенең региональ волонтерлык үзәге өлкән яшьтәге татарстанлыларга авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән азык-төлек сатып алуда һәм китерүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин хәбәр итте.
Катлаулы эпидимиологик вәзгыятьне исәпкә алып, өлкән яшьтәге кешеләргә өйдә калырга тәкьдим ителә. Шул сәбәпле, продуктларны өйгә китерү турында карар кабул ителгән. 
2020 елның язында «Бердәм Россия» илнең 85 регионында волонтёрлык үзәкләре ачты. Татарстанда ул партиянең җирле һәм региональ кабул итү бүлмәләре базасында эшләде. Ярдәмне 11 мең татарстанлы алды. 
Волонтер булып җәмәгать оешмалары активистлары, партия яклылар Советы, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе», волонтер-медиклар эшләде. Депутатлар хәйрия ярдәме күрсәтте. Моннан тыш, волонтерлар шәхси саклау чаралары, азык-төлек наборлары өләшүдә катнашты. Медучреждениеләргә пациентларны өйдә күзәтү өчен 200дән артык яңа автомобиль бирелде. Ярдәмгә аеруча мохтаҗ регионнарга 10 реанимобиль җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев