Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бернигә дә карамый...

16 августта Алабуганың картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тантаналы чара үтте.

Бу көнне Рамил Яфаев һәм Фәтхия Хәйруллина никахларын рәсмиләштерде. Мәхәббәткә Рамилнең коляскада йөрүче инвалид булуы да, Фәтхиянең күрү буенча инвалид булуы да комачауламады. Киресенчә, бу аларны берләштерде генә.

Кияү белән кәләшне интернат-йорт җитәкчелеге, туган-тумачалар, интернатта яшәүчеләр, "Радуга" иҗат коллективы котлады. Яшь гаиләгә бүләкләр бирелде, котлау сүзләре әйтелде, алар өчен концерт куелды. Рамил һәм Фәтхия аларны котларга килгәннәргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев