Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә – 95!

"Алабуга нуры" газетасы укучылар арасында "Алабуга нуры" логотибы төшерелгән иң яхшы декоратив кул эшләренә бәйге үткәрә.

Быел газета үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бәйгедә һәркем катнаша ала. Конкурска "Алабуга нуры" логотибы төшерелгән кул эшләре кабул ителә. Аны бәйләргә, чигәргә, кәгазьдән яки агачтан кисеп ясарга, пластилин яки балчыктан әвәләргә була. Гомумән, монда барысы да сезнең хыялдан тора. Иң оригиналь һәм кызыклы эшләнмә иясен бүләк көтә. Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11.

Әзер эшләрне Әйләнеч шоссе, 15 адресы буенча (АТП бинасы), 2 нче каттагы 10 нчы бүлмәгә алып килергә кирәк.

Бездә инде беренче катнашучы да бар. Людмила Бурханова яраткан газеталары символикасы төшерелгән кәгазь кораб ясап алып килде.

Аны сез рәсемдә күрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев