Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Безгә Яңа ел килә

Шәһәрдә Яңа елга алты чыршы урнаштырылачак

Дүрт урын инде билгеләнгән – Пионерлар паркы, 4нче микрорайон, “Могҗизалар кыры” микрорайоны, “Чебурашка” паркы. Шәһәрнең аскы өлеше дә Яңа ел гүзәленнән башка калмаячак. Шәһәрнең төп чыршысын үзенең тарихи урынына – “Чебурашка” паркына кайтару мөһим яңалык булачак. Хәзер биредә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында эшләр тәмамланып килә. Тагын бер яңалык – яңа ел гүзәле үзе дә яңа булачак. Бу – шәһәргә “Эссен продакшн АГ” АҖ биргән бүләк. Чыршы шәһәр халкын  гадәти булмаган, светодиодлы бизәлеше белән сөендерәчәк. Бәйрәмне Россия дәрәҗәсендәге йолдызлар чыгышы белән бизәргә вәгъдә итәләр, тик әлегә аларның исемнәре сер булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев