Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Безнең җиңү

"Россиянең 10 иң яхшы газетасы" конкурсында "Новая Кама" һәм "Алабуга нуры" газеталары уңышка иреште. Дәрәҗәле бәйгедә бөтен Россиядән 150гә якын басма катнашты.

Россия журналистлар союзы, Бәйсез төбәк нәшриятчылары альянсы һәм "Журналистика и медиарынок" журналы тарафыннан бу конкурс өченче ел рәттән үткәрелә. Бөтен Россиядән катнашкан йөз иллегә якын басма арасында "Алабуга нуры һәм "Новая Кама" газеталары - дипломантлар исемлегендә.

Әйтергә кирәк, безнең газеталар әлеге конкурста беренче тапкыр катнашты һәм тәүгесеннән үк дипломантлар исемлегенә керде. Алабуга газеталарын мөмкинлеге чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча мөһим җәмәгать чараларын тормышка ашыруда билгеләп үттеләр. Шунысы да бар, безнең газеталар - Татарстаннан катнашучы бердәнбер басма.

"Алабуга нуры һәм "Новая Кама" белән беррәттән, дипломантлар арасында: "Севастопольская газета", "Рязанские ведомости", "Калининградская правда", "Красное знамя" газеталары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев