Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Безнең ишегалды” программасы буенча Татарстанның 215 ишегалдын яңарту план-схемалары барлыкка килде

Татарстанда ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу дәвам итә.

Татарстанның 215 ишегалдын төзекләндерү план-схемалары “Безнең ишегалды” Президент программасы сайтында урнаштырылган.

Татарстанда 2020 елга “Безнең ишегалды” Президент программасына кергән ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу дәвам итә.

Халыкның тәкъдимнәре үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында онлайн рәвештә dvor.tatar программасы порталында кабул ителә, шулай ук “Безнең ишегалды” программасының Бердәм кайнар линия номеры буенча 8 (800) 27-5-2020.

Йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен план-схема урнаштырылганнан соң җиде көн эчендә – 1 майга кадәр көтәләр.

2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Ул 5 ел эчендә, 2020 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев