Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның 427 ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү бара

2020 елда программа буенча барлыгы 1080 ишегалды төзекләндереләчәк.

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр Татарстанның 430 ишегалдында старт алды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Быел программа буенча барлыгы 1080 ишегалды төзекләндереләчәк. Алар барысы да «Төзекләндерү картасы» на төшереләчәк, аның белән dvor.tatar сайтында танышырга мөмкин булачак.
Быел төзекләндереләчәк ишегалларының күп өлеше Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында урнашкан. Эшләр Татарстанның 33 районында бара инде.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру вакыты 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды. 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 6775 ишегалды төзекләндерергә планлаштыралар. Бу — 2014 елга кадәр төзелгән, моңарчы Татарстанда гамәлгә ашырыла торган ишегалды территорияләрен ремонтлау программалары буенча ремонтланмаган республиканың барлык күпфатирлы йортларының йорт яны территорияләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев