Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Безнең марка!

"Алабуга ит-консерва комбинаты" 2011 елда 990 тонна казылык эшләнмәләре, миллион банкадан артык консерва, 200 тонна ярымфабрикат саткан. Шулай итеп, комбинат дәүләткә 14 миллион сумлык салым җыйган, җирле салым исә 1,5 миллион сум тәшкил иткән.

Хәләл продукция җитештерүнең барлык процессын ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитетының Алабуганың "Җәмигъ" мәчете каршындагы махсус вәкиле контрольдә тота, диде "Алабуга ит-консерва комбинаты" генераль директоры Равил Фазлиәхмәтов.

Узган елда комбинат "Алабуга" МИЗында заманча җитештерү лабораториясе һәм консерва цехы төзи башлаган. Быел исә консерва цехын эшләтеп җибәрергә һәм лаборатория бинасын төзүне тәмамларга ниятлибез, диде җитәкче.

Комбинат продукциясенең төп кулланучылары - алабугалылар. Хәер, Алабугада җитештерелгән казылык, консерва һәм ярымфабрикатларны Татарстанның теләсә кайсы шәһәрендә сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев