Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Конституциягә төзәтмәләр буенча үз фикерен белдерде

Иртәнге сәгать тугызларда ул район җитәкчесе Рөстәм Нуриев белән бергә 1390нчы участокка килде, ул шунда беркетелгән.

1390нчы участок 6нчы урта мәктәп базасында урнашкан. Фәрит Хәнифов фикеренчә, безнең илнең һәр гражданины хәзер глобаль үзгәрешләр өчен вакыт җиткәнен сизә. 
"Бу бик мөһим көн. Нәрсәне дә булса үзгәртергә кирәклеген һәркем сизә — моны күпсанлы сораштыру, иҗтимагый чаралар күрсәтә. Алабугалыларның активлыгы бик югары, моның өчен барысына да рәхмәт әйтәсем килә". 
Сүз уңаеннан, 1390нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Анна Фирсова да сайлаучыларның бик күп булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, 1 июль иртәсенә әлеге участокка беркетелгән халыкның 75 проценты вакытыннан алда тавыш биргән. 
Рөстәм Нуриев, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән куркынычсызлык чараларының ничек үтәлүен тикшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев