Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бизнес-десант

24 ноябрьдә 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр шәһәр мәдәният сараенда ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшмәкәрлекне үстерү буенча чаралар үтәчәк.

Бу "Бизнес-десант" семинарында һөнәри бизнес-тренерлар командасы, уңышлы эшмәкәрләр, салым законнары һәм юриспруденция буенча экспертлар, ТР эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге хезмәткәрләре катнашачак.
Шул ук көнне "Син - эшмәкәр" тренингы уздырыла. Аның максаты: үз эшен башлап җибәрергә уйлаучы актив һәм сәләтле яшьләрне ачыклау һәм өйрәтү, идея сайларга, бизнес-план төзергә һәм аны тормышка ашыру өчен чара табарга булышу.
Керү ирекле. Семинарда катнашырга теләүчеләр 23 ноябрьгә кадәр 4-48-97 телефоны буенча языла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев