Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

БҮЛӘК ҖЫЯБЫЗ

Шимбәдә, 24 июньдә, Сабан туена бүләк җыячбыз.

Оештыручылар быел алабугалыларга чараның асылын искә төшерү өчен, аны киң билгеләп үтәргә ниятли. Татар милли киемнәрендәге егетләр һәм кызлар матур бизәлгән арбада шәһәр буйлап йөриячәк. Алар иртәнге сәгать 10нан "Башак" клубы каршыннан башлап, Тугаров һәм Казан урамнары буйлап юнәләчәк. Киләсе тукталыш Мәдәният сарае янында һәм аннары - "Иллюзион" кинотеатры каршында. Бу мәйданчыкларда алабугалыларны концерт программасы, уеннар һәм конкурслар көтә. Шәһәрдәшләребез бәйрәм өчен бүләкләр белән килер дип ышанып кала оештыручылар. Бу бүләкләр Сабан туе барышында җиңүчеләргә өләшенәчәк, татар халкында элек-электән бу бәйрәмнең шундый йоласы сакланган.

Быел Сабан туе Алабугада 1 июльдә, икенче көнне кайбер авылларда булачак. 8 июльдә алабугалылар Санкт-Петербург Сабан туен оештыруда катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев