Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүләкләделәр

Шәһәр хакимиятендә узган эшлекле киңәшмә бүләкләүдән башланды. Район башлыгы Геннадий Емельянов Резеда Әхтәмова, Екатерина Митрофанова һәм "Заман лидерлары мәктәбе" директоры Светлана Корочкинага бүләкләр тапшырды.

Экологик-биологик үзәктә шөгыльләнүче 10 нчы мәктәп укучысы Резеда Әхтәмова "Мәгариф" милли проекты кысаларында истәлекле кубок һәм медаль белән бүләкләнде. Сәләтле яшьләргә ярдәм күрсәтү премиясе лауреаты булган Резеда Әхтәмова 30 мең сумлык президент гранты иясе булачак.

"Заман лидеры мәктәбе" тыңлаучысы Екатерина Митрофанова сәләтле яшьләрнең VI Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңү яулаганы өчен "Милли байлык" дипломы белән бүләкләнде.

"Заман лидеры мәктәбе" директоры Светлана Корочкина мәктәп укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген үстерүдә күп еллык хезмәте өчен "Рәсәй фәнен, мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү өчен" медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев