Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Большаков Конституциягә төзәтмәләр турында: Батырлыклар турында хәтер сакланырга тиеш

Илнең төп законына тарихи дөреслекне яклау турында пункт кертеләчәк.

Россия халкының батырлыклары турындагы хәтер буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, нәкъ менә моның өчен Конституциягә тарихи дөреслекне саклау турындагы төзәтмә кирәк. Мондый фикерне Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советының җаваплы секретаре Андрей Большаков белдерде.

Без Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан һаман ерагая барабыз. Тиздән Җиңүнең 80 еллыгын, аннары йөз елын билгеләп үтәчәкбез, ул чакта инде ветераннар калмаячак. Без хәтеребез белән горурланабыз, һәм киләсе буын бу хәтерне киләчәк буыннарга да тапшырырга һәм барысы да без ничек күнеккән, шулай калсын өчен тырышырга тиеш, – дип сөйләде ул.

Ул мондый төзәтмәләр кертүбуыннар дәвамчанлыгы күрсәткече, дип өстәде.

Элегрәк Татар-информ мәгълүмат агентлыгы Татарстан Дәүләт Советының Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплавын хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев