Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бот сөяген сындыручыларга 48 сәгать эчендә ярдәм күрсәтелмәсә, инвалидлык һәм үлемгә китерергә мөмкин

Татарстанда бот сөяген сындыручыларны 5 урында дәвалаячаклар.

Татарстанда ел саен бер меңләп кеше бот сөяге сынудан интегә. Күбесе — өлкән яшьтәгеләр. Бу аңлашыла да, олыгая барган саен сөякләрнең ныклыгы начарлану, гәүдәнең тотнаклыгы кимү — табигый хәл. Шуңа булса кирәк, олы яшьтәге кешенең егылганнан соң урын өстенә калуы да күп очракта картлыкта күзәтелә торган гадәти күренеш кебек кабул ителә. Әмма бу — зур хата, ди табиблар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сүзләренә караганда, өлкән кешенең егылуын, бигрәк тә бот сөяге муентыгы сынуны игътибарсыз калдырырга ярамый. «Вакытында тиешле ярдәм күрсәтелмәсә, бу кеше инвалид калырга яки гомере үк өзелергә мөмкин», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында. Өстәвенә, хәзер Татарстанда мондый авыруларга ике тәүлек эчендә операция ясап, тиз арада аякка басарга ярдәм итүче яңа система да эшли башлады. Мондый катлаулы операция биш үзәктә (рәсемдә — Д.Г.) ясалачак.

«Әгәр гаиләдә олы кеше имгәнсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм хезмәтен, йә булмаса, фельдшерны чакырырга кирәк. Сөяк сынуның бер генә билгесе булса да күренүгә үк, аны кичекмәстән хастаханәгә озатырга тиешләр. Ашыгыч ярдәм хезмәте авыруны якындагы травматология бүлегенә илтәчәк. Диагноз расланса, авыруны алда телгә алынган югары технологияле 5 үзәкнең берсенә җибәрәчәкләр. Анда инде аңа ике тәүлек эчендә катлаулы операция ясалачак», — дип аңлата белгечләр. Сәгать-сәгать ярым вакыт эчендә ясалучы мондый операция республика табиблары өчен гадәти булмаган, үзгә эш түгел, билгеле. Авыруга әнә шулай 48 сәгать дигәндә тиз арада ярдәм күрсәтү — яңалык. Бу көннәрдә республикада эшли башлаган шушы системаның иң төп өстенлеге дә шуннан гыйбарәт.

Бот сөяге сынучыга ике тәүлек эчендә тиешле ярдәм күрсәтелсә, андыйлар арасында үлем-китем очраклары 1,25 процентны тәшкил итә, ди белгечләр. Операция егылып имгәнгәннән соң ике атна узгач кына ясалса, үлем-китем очраклары — 10 процент. Операциядән баш тартып, өйдә генә дәвалану ягын караучылар арасында мондый аянычлы очраклар 72 процентка җитә. Абыну, егылу, сөяк сыну кебек бәла-казалардан саклану өчен, белгечләр өлкән яшьтәгеләргә физик күнегүләр ясарга, уңайлы аяк киеменнән генә йөрергә киңәш итә. Ни дисәң дә, бәланең аяк астыннан чыга торган гадәте бар бит!

Бот сөяге сынганда түбәндәге үзәкләрдә катлаулы операция ясала:
— Республика клиник хастаханәсе;
— Казанның 7 нче номерлы хастаханәсе;
— Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе;
— «Татнефть ААҖ» медицина-санитария часте;
— Казан шәһәренең 12 нче номерлы хастаханәсе.

Чыганак: vatantat.ru
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев