Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Брайт Парк"ны төзү белән шөгыльләнүче компания Казанда техноген һәлакәт китереп чыгарырга мөмкин

«Транснефть-Прикамье» «Брайт Парк» торак массивы янындагы торбаүткәргечкә куркыныч тудырган юл мәсьәләсе буенча прокуратурага мөрәҗәгать итәчәк.

«Транснефть-Прикамье» АҖ «Әлмәт-Горький — 3» һәм «Әлмәт-Горький — 2» магистраль нефтьүткәргечләре өстендә уза торган «Брайт Парк» торак массивы янындагы юл участогы мәсьәләсе буенча прокуратурага мөрәҗәгать итәргә ниятли. Компаниядә бу участок буенча зур йөк машиналарының йөрүе торбаүткәргечкә зыян китерергә мөмкин, дип саныйлар. Бу хакта «Транснефть-Прикамье» компаниясенең баш инженеры урынбасары Эдуард Ишалин сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Эдуард Ишалин билгеләп үтүенчә, торбаларның берничек тә сакланмаган булуы куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, киләсе атнада «Транснефть-Прикамье» АҖ вәкилләре, хәлне хокук саклау органнары контроленә кую өчен, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев