Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бәрәңге кирәк булса – ярминкәгә килегез!

Бу атнада Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Ярминкә 21 сентябрьдән 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Авыл хуҗалыгы һәм ит ризыкларын һәр шимбә көнне 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин булачак. Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча үткәрелә: Мәрҗәни урамы, 34 нче йорт ("Мираж" сәүдә үзәге), Нефтьчеләр проспекты, 10 нчы йорт ("Базар" җәмгыяте), Интернациональ урамы, 2 нче йорт ("Үзәк базар" территориясе). Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен Тукай урамындагы 40 нчы йорт ишегалдында һәм Казан урамындагы 46 нчы йорт янындагы "Яшелчә" кибете янәшәсендә машиналардан сату оештырыла.

Бу ярминкәләрдә үз продукцияләрен авыл хуҗалыклары, сәүдә, азык-төлек һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре тәкъдим итәчәк.

Мәдинә КАРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев