Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бөтенроссия конкурсы финалына «Биектау» һәм «Кама Тамагы» туристик-рекреацион комплекслары чыкты

Туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм Россиядә экотуризмны үстерү буенча конкурс финалына Татарстаннан ике проект чыкты.

Бүген конкурс комиссиясе финалистларны игълан итте, бу Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 34 проект. Тавыш бирү 23 июльдә тәмамланды, шуннан соң тавышларның дөрес бирелүенә тикшерү уздырылды һәм нәтиҗәләр ясалды. Татарстанлылар тәкъдим ителгән проектлар өчен актив тавыш бирде, үз инстаграмында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та республика халкын Татарстан проектларын хупларга чакырды. Нәтиҗәдә Татарстан төбәкләр рейтингында беренче урынны алды, ә берничә проектыбыз халык тавыш бирүе лидерлары унлыгына керде.
Конкурсның финалына «Биектау» һәм «Кама Тамагы» туристик-рекреацион комплекслары чыкты һәм федераль финанслауга шанслар алды. Финалистлар республиканың актив халкы ярдәме белән җиңүгә иреште. Әлеге конкурста җиңү цивилизацияле ял итү, республика буенча гаилә сәяхәтләре оештыру һәм Татарстанның табигый байлыкларын саклау өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев