Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бу елның сентябреннән Алабуга районы Поспелово урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге эшли

Хәзер әлеге мәктәп укучыларының мөмкинлекләре шәһәрнекенә караганда да күбрәк.

Яңа квадрокоптерлар, лего конструкторлары, робототехника, тормыш иминлеге нигезләре кабинеты өчен кеше манекены һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәнү өчен макетлар — болар барысы да мәктәпнең матди-техник базасын тулыландырды. Тиздән 3D-принтер һәм виртуаль чынбарлык күзлекләре килүе көтелә.

— Барлык җиһазларны балалар дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда куллана, бу безгә аларны үткәрү өчен бирелгән вакытны нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирә. Уен формасында балалар проект эшчәнлегенә һәм аны алга таба да тормышка ашырырга өйрәнә, — ди мәктәп директоры Фазил Сөләйманов.
Поспелово мәктәбендә «Үсеш ноктасы» барлыкка килү белән уку кабинетлары да яңартылды. Алар берничә функциональ зонага бүленгән. Информатика, тормыш иминлеге нигезләре, технология кабинетларын төзекләндерүгә һәм фойега шахмат өстәлләре урнаштыруга бер миллион сумнан артык акча тотылган. Хәзер укучылар тәнәфес вакытында коридорлар буйлап йөгерми, ә чын мәгънәсендә шахмат бәйгеләре оештыра. 

— Тәнәфестә балалар монда вакытларын үткәрә, гәрчә кабинетларда да шахмат такталары куелган, − ди шахмат түгәрәге җитәкчесе Ирина Портнова.
— Уку хәзер күпкә кызыклы һәм тәнәфесләрдә телефоннарда вакыт үткәрү түгел, ә шахмат партиясе уйнап баш мие эшчәнлеген яхшыртырга була, — диләр Резедә Мэссэрова һәм Диләрә Мамакова.

Укучылар өчен медиазона да җиһазландырылган. Анда балалар үз газеталарын чыгара: мәкаләләр яза, вертскалыйлар, фотошоп күнекмәләрен үзләштерә, шулай ук камера каршында үзләрен тотарга өйрәнәләр. Яңа җиһазлар балаларга бу эштә һичшиксез ярдәм итә.

Проект кысаларында белем бирү киңлеге генә үзгәрмәде, хәзер Яр Чаллының «Кванториум» балалар технопаркында белем алган педагоглар да яңача укыта. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу үзәктә педагогларның югары квалификациясе булу хәзер бик актуаль, чөнки алар үз дәресләрен 3D-принтер, квадрокоптер, виртуаль чынбарлык шлемы кебек заманча җиһазлардан файдаланып үткәрәчәк.


— Иң мөһиме — бу җиһазларны төрле фәннәр буенча дәресләрдә кулланырга мөмкин. Квадрокоптерларда без җирлекне төшерүдә дә, төрле чаралар үткәргәндә дә куллана алабыз. Шул ук квадрокоптерлар мисалында физика дәресләрендә аэродинамиканы өйрәнергә мөмкин, — дип аңлатты педагог Дмитрий Жарков.
Әйтергә кирәк, Поспелово мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильләр үзәге «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев