Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Әбунәче көне” дәвам итә

“Әбунәчеләр көне” кысаларында 18 октябрьдә безнең басмаларга язылган һәр кеше оттырышсыз лотереяда катнашты. Алар “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталары редакциясеннән һәм почта бүлекчәсе хезмәткәрләреннән берьюлы ике бүләккә ия булды.

Узган җомгада Тынычлык проспекты, 16 адресы буенча урнашкан 3нче почта бүлекчәсендә Әбунәче көне узды: өйгә вакытлы матбугат алу өчен, почта аша язылырга, яки 400 сумга альтернатив язылуны сайларга була иде. Бу очракта район газетасын редакциягә (Төзүчеләр урамы, 16а), Үзәк китапханәгә яисә Мәдәният йортына килеп алырга мөмкин булачак. Әйтергә кирәк, бу безнең редакция хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган соңгы чара түгел. Киләсе шундый акция якындагы җомгада, 25 октябрьдә үтәчәк. Бу юлы без газета укучыларыбызны 2нче почта бүлекчәсендә (Тынычлык проспекты, 34) 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр көтәбез. Газетага язылуны рәсмиләштергән һәркемне күңелле сюрприз көтә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев