Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бурычлы алабугалылар белән яңача көрәшәчәкләр

Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче алабугалыларны хәзер судка эш урыныннан алып китәргә мөмкиннәр.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә карата җәза бирүнең яңа ысулы эшләнелә. Бурычлы кеше суд приставлары җибәргән повестка буенча судка килмәгән очракта, аны эш урыныннан ук алып китәргә мөмкиннәр. Мондый чара башка регионнарда гамәлгә кергән инде.

Җәза бирүнең бу ысулы турында бурычларны түләттерү буенча үткәрелгән рейд вакытында хәбәр иттеләр. Суд приставлары һәм коммуналь хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре үткәргән рейдта әҗәтле алабугалыларның фатирларында безнең хәбәрче дә булды. Мисалга, Казан урамындагы 13 нче йортта урнашкан фатирларның берсендә яшәүче дүрт кешедән торган гаилә җылылык челтәрләре предприятиесенә 6 мең сум, ә "Водоканал"га 4 мең сумга якын акча бурычлы.

Фатир хуҗасының сүзләренә караганда, ул төньякка эшкә киткән булган, һәм коммуналь хезмәтләр өчен беркем дә түләмәгән. Суд приставлары тарафыннан аларның мөлкәте - телевизор һәм музыкаль үзәк язып алынган, тик әлегә хуҗаларында җаваплы сакка калдырылган. Бурычлы ун көн эчендә үз иреге белән суд приставлары янына әҗәтен түләргә килергә тиеш. Әгәр бу вакыт эчендә килмәсә, милек тартып алыначак.

Сүз уңаеннан, фатир торышыннан биредә тәртипле, эчү белән шөгыльләнмәүче кешеләр яшәгәнлеге күренеп тора. Фатир хуҗасы икенче көнне үк суд приставларына барырга сүз бирде.

Икенче фатирда ишекне яшь кыз ачты. Аларның җылылык челтәрләренә бурычы 71 мең сум, Водоканал алдында - 4,5 мең сум.

− Без бу фатирга күптән түгел генә күчендек. Элек биредә әни яшәде. Ул авырый иде. Хәзер бу дөньядан китеп барды. Ләкин без бурычларны әкренләп түли башладык инде, − ди фатир хуҗасы.

Кызның сүзләренә караганда, ул Җылылык челтәрләре предприятиесе белән килешү төзегән, һәм хәзер җылылык өчен өлешләп түли. Водоканалга әле барырга җитешмәгән. Су күрсәткечләре турында мәгълүматны тапшыручы булмаган, шунлыктан су өчен түләү аларга яңадан исәпләнәчәк.

− Әгәр сез ярты ел буе мәгълүмат бирмәгәнсез икән, белгеч чакыртырга кирәк. Бу эшне озакка сузмагыз, килегез. Шулай ук өлешләп түләргә рөхсәт итәчәкләр, − дип ышандыра Водоканал хезмәткәре. Бу фатирда суд приставлары хуҗалар килергә тиешлеккә таләп язуы калдырдылар.

Өлкән суд приставы Илдар Җәләлов сүзләренә караганда, мондый рейдлар уңай нәтиҗә бирә.

− Суд приставлары тарафыннан бурычлыларга карата Россия чикләреннән читкә чыгуны тыю кебек чаралар кулланылырга мөмкин, шуңа күрә гражданнарга чит илгә чыгар алдыннан өч атна кала әҗәтләрен түләргә тәкъдим итәм. Моннан тыш, бурычлыларның барлык акча исәпләре, әҗәт түләнеп беткәнчегә кадәр, ябылачак - исәптәге акчалар бурыч хисабына алыначак, − диде Илдар Җәләлов.

Әйтергә кирәк, Алабугада бурычлары аркасында чиккә чыга алмыйча калу очрагы булды инде. Суд приставлары көненә 270 тән 400 гә кадәр акча исәбен ябалар. Күбрәк булган көннәр дә бар.

Алабугада суд приставлары тарафыннан 27 миллион сумлык 1168 акча исәбе ябылган инде. Хәзер эш урыныннан китерелергә тиешле бурычлыларның исемлеген төзиләр.

Сүз уңаеннан

Әгәр бурычлының милеге юк икән, әмма, мәсәлән, коймасы бар, ул сүтелә һәм төзелеш материалы буларак сатыла. Сарайны да сүтеп утынга сатарга мөмкин.

Камилә КОТДУСОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев