Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бурычлылар канализациясез калды

Алабугада "КИТ" системасын куллана башладылар. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган 6 нчы микрорайонда яшәүчеләр канализация белән куллана алмаячак. Чиратта - Таҗи Гыйззәт урамында яшәүчеләр.

Исегезгә төшерәбез: "КИТ" системасы - бурычларны түләттерүнең иң көчле инструменты. Әлеге система ярдәмендә билгеле бер йортның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче яши торган катына кадәр заглушка төшерелә һәм аның ярдәмендә канализация торбасы ябыла.

Канализациянең гомуми торбасы (стояк) белән бурычлы фатирындагы торба береккән урын ябыла, шуңа күрә йорт буенча канализация торбасы тыгылмаячак. Ә менә фатир өчен түләмичә бурычка баткан хуҗаның эшләре чыннан да мөшкел, чөнки аның канализация торбасы саналган секунд эчендә тыгыла һәм бәдрәф белән ул инде куллана алмаячак. Шундый заглушкалар 6 нчы микрорайонда яшәүче тугыз бурычлы фатирында куелды инде. Чиратта - Таҗи Гыйззәт урамында яшәүчеләр. Мондый кырыс чаралар торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 30 мең сумнан артып киткәннәр өчен генә кулланыла.

Канализация торбасына куелган заглушканы мөстәкыйль рәвештә берничек тә алып булмый, дип ышандыралар белгечләр: аны "КИТ" системасыннан башка алынмый торган итеп ясаганнар. Алабугага кайтартылган комплектка 30 данә заглушка кергән һәм аларның һәрберсен биш тапкырдан унга кадәр кулланырга мөмкин. Шулай итеп, бурычлы кеше әҗәтен түләгән очракта, заглушканы алалар һәм башка бурычлының торбасына кабат куялар.

Шулай да Тынычлык проспектындагы 15 нче йортта яшәүче бурычлыларның берсе заглушкадан котылырга теләп хәтта унитазын да сүткән. Тик бу эшен ул ахырына кадәр башкарып чыга алмаган, моннан тыш белгечләр бу фатирга кабат килеп, заглушканы яңадан куеп киткәннәр.

Район башлыгы Геннадий Емельянов мондый "тапкыр" бурычлыларны ачыкларга һәм аларның фамилияләрен шәһәр киңәшмәләрендә әйтергә дигән күрсәтмә бирде.

Язгөл ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев