Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабуга спортчылары 235 медаль яулады

Шуларның 98е алтын, 67се көмеш, 70е — бронза.

АМР башкарма комитетының спортны үстерү секторы мөдире Александр Глазистов сүзләренчә, агымдагы елның 6 аенда безнең спортчылар 106 ярышка барган. Ярыш нәтиҗәләре буенча 235 медаль яуланган, шуларның 98е алтын, 67се көмеш, 70е — бронза.

Аның сүзләренә караганда, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче халыкның өлеше арткан, ул быел 54% тәшкил иткән.
Моңа шәһәрдә эшләүче 4 спорт мәктәбе дә ярдәм итә, аларда 65 тренер җитәкчелегендә 2132 бала шөгыльләнә.

2021 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча:
1 — көрәш буенча Халыкара класслы спорт Мастеры — Фәләхов Ислам;
1 -    билбау көрәше буенча Россиянең атказанган спорт мастеры;
9 — Россия спорт мастеры (1 бокс, 2 билбау көрәше, 3 тхэквондо, 3 пауэрлифтинг);

Спорт мастерлыгына 25 кандидат (1 чаңгы ярышлары, 2 җиңел атлетика, 5 бокс, 1 дзюдо, 6 билбау көрәше, 4 тхэквондо, 4 пауэрлифтинг, 1 йөзү, 1 теннис);

48 — беренче разрядчы;

1270 — массакүләм разрядлар.

Хәзерге вакытта 1073 кеше даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән 112 спортчы профессиональ рәвештә шөгыльләнә һәм төрле спорт төрләре буенча республика ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәтә.

Моннан тыш, Алабугада шушы чорда массакүләм 74 спорт чарасы үткәрелгән. Аларның 70е муниципаль дәрәҗәдә һәм 4се республика дәрәҗәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев