Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Татарстанда җиде цифрлы дәүләт хезмәтләре суперсервисы гамәлгә ашырыла

Дәүләт хезмәтләренең электрон сервислары Россиядә “Цифрлы икътисад” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Быел татарстанлылар дәүләт хезмәтләре суперсервисларыннан файдалана алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

“Безнең министрлык шулай ук онлайн-сервислар эшләү буенча компанияләрнең инициативаларына актив ярдәм итәчәк, алар республика халкына үз-үзләрен изоляцияләү вакытында һәм гадәти “тыныч вакытта” файдалы булачак, - диде ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

2020 елда Татарстанда ТР Финанс министрлыгы җиде суперсервисны гамәлгә ашыра: “Мин төзим”, “Минем сәламәтлегем”, “Мин – мәктәп укучысы”, “Без – ата-аналар”, “Минем дозор”, “Актив шәһәр кешесе” һәм “Минем субсидияләр”.

Министр хәбәр иткәнчә, алга таба барлык кешеләр дә теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлегенә ия булсын өчен, карарлар эшләнәчәк.

Дәүләт хезмәтләренең электрон сервислары Россиядә “Цифрлы икътисад” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Проект Россия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә эшләнгән.

"Гомумән алганда, Татарстан үз үсешенең цифрлы этабына керде инде. Һәм якындагы елларда цифрлаштыру кеше тормышының барлык өлкәләренә дә кагылачак. Ахыр чиктә “сан” республика халкына файда китерергә һәм аларның тормыш-көнкүрешен яхшыртырга тиеш. Моның өчен Татарстанда “Цифрлы икътисад” илкүләм программасы проектлары тормышка ашырыла", – диде министр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев