Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Татарстанда Сабан туе онлайн форматта узачак

Ул 4 июльдә булачак, авылларда Сабан туе үткәрелми.

Татарстанда Сабан туе 4 июльдә онлайн-форматта узачак. Бу карарга Рөстәм Миңнеханов кул куйган. 
Татарстан халкына район Сабантуйларына барырга туры килмәячәк. Милли бәйрәмне онлайн рәвештә уздыру пандемия белән бәйле. Сүз уңаеннан, әлеге бәйрәмне бөтен дөнья халкы күрә алачак. 
ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сүзләренә караганда,Сабантуй трансляциясе ТНВ телеканалында һәм "Болгар" радиосында узачак. Ул иртәнге сәгать 8дә башлана һәм сәгать 20.00дә тәмамланачак. 
Татар халкының барлык милли гореф-гадәтләр үтәләчәк: көрәш, ат чабышлары һәм башкалар. Теләге булган һәркем бәйрәмнең туры эфирына чыга алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев