Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Татарстанның барлык мәктәпләре югары тизлекле интернет белән тәэмин ителәчәк

Шулай ук Wi-Fi җайланмасын модернизацияләү буенча да эш башкарылачак.

Татарстан мәктәпләрендә 2020 ел ахырына югары тизлекле интернет барлыкка киләчәк. 
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати технологияләрне үстерү һәм куркынычсызлык бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллин билгеләп үткәнчә, ел ахырына кадәр 559 мәгариф учреждениесе интернет белән тәэмин ителәчәк. Бу «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы ярдәмендә мөмкин булачак. 
Шулай ук Рөстәм Зиннәтулин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республика мәктәпләре Wi-Fiның 11 мең ноктасы белән тәэмин ителгән. Вакыт узу белән алар модернизацияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев